Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3-6 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә тхэквондо ВТФ ( Russian Open 2018) буенча G1 Халыкара турниры узды.

Ярышларда Татарстан Республикасын «Кэмпо»  балалар-яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүче 2001-2003 елгы яшь спортчылар тәкъдим итте. Турнирда 17 илдән 423 спортчы катнашты.

Чаллы спорт мәктәбе укучылары көндәшләрен җиңүгә ирештеләр: Алена Миронюк 1 урынга (53 кг га кадәр авырлыкта), Анна Казарновская (52 кг га кадәрле авырлыктагы яшүсмерләр арасында), Рафаэль Камалов (87 кг га кадәр авырлыкта), Булат Гәбделбәров (74 кг га кадәр авырлыкта) – 2 нче урынга, Юлия Миюц (67 кг га кадәр авырлыкта) 3 урынга чыктылар.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 13:35