Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанның ИТ-паркында «Казанда МАРШ – 2018» архитектура воркшопының бишенче этабы старт алды, темасы – «Архитектура һәм җәмгыять».

7-17 сентябрьдә архитекторлар социомәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендә, Татарстанның төрле шәһәрләрендә мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларының архитектура концепциясен эшләячәк. Шул объектлар арасында  Чаллының «Нур»яшьләр үзәге дә бар.

Чарада яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре, шул исәптән «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина да катнаша. Белгечләр командасы башта биредә яшәүчеләр белән танышырга, шәһәрнең социомәдәни потенциалын өйрәнергә һәм проектлана торган объектның торышын бәяләргә тиеш, аннары чаллылылар һәм җирле белгечләр фикерен исәпкә алып, тикшерү үткәрәчәк. 

Командада социаль объектларны проектлауда тәҗрибәләре булган остазлар – Россия һәм Халыкара архитектор-практиклар җитәкчелегендә эшлиячәкләр һәм Россия белән чит илләрдә тормышка ашырылган бик күп проектлар буенча эш итәчәкләр. Татарстан белгечләре белән объектларны яңадан төзү, архитектура-планлаштыру карарларын эшләү буенча үз тәҗрибәләрен Испания, Грузия, Франция, Армения экспертлары бүлешәчәк.

Яшьләр үзәгенең үсеш концепциясе 17 сентябрьдә тәкъдим ителәчәк.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 16:01