Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 2018 елның 9 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. 42 муниципаль районда, 206 авыл һәм 14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казан, Яр Чаллыда сайлаулар үткәрелә. Чаллының 16 нчы һәм 21 нче номерлы бер мандатлы сайлау округлары буенча өченче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар оештырыла. 

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Анда КПРФ, ЛДПР, СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре шәһәр Советына өстәмә сайлауларда үз кандидатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар да бар.

16 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча үз кандидатураларын: Николай Тятюшкин (КПРФ), Юрий Голубев (үз-үзен тәкъдим итүче), Харис Шәрәфуллин (СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ), Константин Павлов (ЛДПР) тәкъдим итте.

21 нче “Домостроителей” бер мандатлы сайлау округы буенча: Эдуард Панфилов (үз-үзен тәкъдим итүче), Рифат Хәсәнов (СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ), Андрей Колосов (ЛДПР), Анатолий Милордов (КПРФ) кандидатуралары тәкъдим ителде.

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Якшәмбе, 9 сентябрь 2018, 07:00