Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 2018 елның 8 сентябрендә республика «Урман атнасы» кысаларында Башкарма комитет берничә чара оештыра. Анда Башкарма комитет, Горзеленхоз, уку йортлары хезмәткәрләре, шул исәптән, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары катнашачак.

Җиңүнең 40 еллыгы һәм Һади Такташ урамы буенча урнашкан газоннарны рәткә китерү,  капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган 77 «Теремок» балалар бакчасы территориясен чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла. Чараларда 200 дән артык кеше катнашыр дип көтелә, шул исәптән Башкарма комитет хезмәткәрләре – 145 кеше.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 17:03