Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда “Балигъ булмаганнарны ачыклау һәм исәпкә алу. Алыштыручы гаиләләрне эшчәнлек алып баручы ведомствоара оешма" темасына ведомствоара киңәшмә булып узды. Анда Татарстанның 23 районыннан вәкилләр килгән иде. Шулай ук киңәшмәдәШәһәрБашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов катнашты.

Татарстанда 2018 елның 7 аена әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм ителгән 534 бала ачыкланган. Аларның иң күбе Яр Чаллы шәһәрендә теркәлгән. Шул ук вакытта, Зөлфия Мөсабир кызы билгеләп үткәнчә, ачыкланган балаларның бары 24 проценты ятим санала, аларның 76 проценты – әти-әниләре исән булган ятимнәр категориясенә карый. Татарстанда хәзерге вакытта, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ятим балаларны урнаштыру буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә республикада 8 меңнән артык бала алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәрбиягә алучы гаилә опекага алынган баладан баш тарткан очраклар да бар. Быелятимнәр йортларына 12 бала кайтарылган.

Татарстан Республикасында әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм ителгәннәрне гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, аларны алмаштыручы гаиләләргә әзерләү һәм озату буенча өч үзәк эшли, шуларның берсе – Чаллыда. Спикер опека һәм попечительлек органнарының беренче чираттагы бурычларын ассызыклап үтте. Бу – опекуннарның һәм тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең эшчәнлеген контрольдә тоту, алмаштыручы гаилә белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле ведомствоара системасын булдыру.

Җомга, 7 сентябрь 2018, 17:16