Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстанда «Урман атнасы» башланды. Республика акциясе кысаларында Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре,табибләр һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре белән берлектә 15 төп зәңгәр чыршы утыртты. Үсентеләр Мәскәү проспекты буенча 2нче балалар хастаханәсе каршына утыртылды.

Шулай ук Башкарма комитет һәм район администрацияләре хезмәткәрләре, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Васильев исемендәге КДАМТ студентлары 77нче «Теремок» балалар бакчасы территориясен җыештырды, Җиңүгә 40 ел һәм Һади Такташ урамнарындагы газоннарны рәткә китерделәр. Шәһәрне яшелләндерү һәм чистарту буенча чараларда 250 дән артык кеше катнашты.

Шимбә, 8 сентябрь 2018, 13:35