Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын булдыру мәсьәләсе шәһәр администрациясе эшенең бер юнәлеше булып тора.

Шәһәр халкының ярминкәләрдә яшелчәгә ихтыяҗы зур һәм ул елдан-ел үсә бара. Бу турыда 2015 ел белән чагыштырганда, 2017 елда гамәлгә ашырылган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен 21% ка арттыру раслый, ул 9875 тн тәшкил иткән (2015 елда – 7871 тн, 2016 елда – 8766 тн). Сату үсеше 7% исәпләнә ул - 63 млн. сум дигән сүз. Шул хакта “эшлекле дүшәмбе” барышында Башкарма комитетның икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәйсә Солтанова хәбәр иттте.

Агымдагы елда Яр Чаллы шәһәре территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү планы нигезендә, кышкы-язгы сезонда ял көне ярминкәләре оештырылды. Шуның нәтиҗәсендә 415 тоннадан артык  (58,8 млн. сумнан артык) продукция кертелде.

Быел Яр Чаллы шәһәре территориясендә ярминкә сәүдәсе 15 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр шәһәрнең өч мәйданчыгында узачак:

– Комсомол районында – “Төзүче " стадионы каршындагы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда;

– Автозавод районында – Ипподром территориясендә;

– Үзәк районда – «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.

Моннан тыш, традициягә әйләнгән “Яңа ел казы” дип исемләнгән ярминкәләр оештырылачак. Ул 15, 16, 22, 23 декабрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, “Төзүче” стадионы каршындагы мәйданда, Ипподром территориясендә. Ел ахырына кадәр барлыгы 63 ярминкә үткәрү планлаштырыла.

Рәйсә Солтанова билгеләп үткәнчә, терлек продукциясен сату вакытында барлык ярминкә мәйданчыкларында дәүләт ветеринария контроле эшлиячәк, ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәгәндә продукция сатуга кертелмиячәк.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың җиде муниципаль районын Чаллыда узучы ярминкә мәйданнарына беркетте: Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары. Әлеге районнар расланган график буенча ярминкә мәйданчыкларына барачак. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының башка муниципаль районнары да чакырылган.

"Ярминкәләр кирәк, аларга ихтыяҗ зур. Аларда бәяләр безнең эре сәүдә челтәрләреннән шактый түбән. Бу яшелчә продукциясе, бәрәңге, ит, сөт продукциясенә кагыла. Шуңа күрә җирле хакимият органнарының бурычы – мин муниципалитетлар, Башкарма комитет, федераль, республика күзәтчелек органнары, продукциясенең сыйфатын контрольдә тотучы, җәмәгать тәртибен саклаучы органнарны күздә тотып әйтәм, бу көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яхшы дәрәҗәдә оештырырга тиешләр”, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Җомга, 14 сентябрь 2018, 15:14