Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 сентябрь көнне Җиңү паркында “Матурлык һәм игелек дөньяны коткарыр” дип исемләнгән шәһәр бәйрәме узды. Анда катнашучы һәр шәһәрдәшебез күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Чаллылылар өчен концерт программасы, төрле мастер-класслар, конкурслар, интерактив уеннар оештырылды. Күңел ачу мәйданчыгы кысаларында «ВАЗ-2101» автомобильләрен серияләп җитештерүгә багышланган фотозона да эшләде. Шунда ук “Чаллы турында рифма аша – 2018” дип исемләнгән шигырь бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Шәһәребезгә багышлап 12 шигырь иҗат ителгән иде.

Җиңүче һәм катнашучылар дипломнар, катнашкан өчен сертификатлар һәм партнерлардан бүләкләр алды. Мәйданчыкларны оештыруда «Нур» яшьләр үзәгенең иҗтимагый һәм клуб берләшмәләре тыршлык куйды.

Дүшәмбе, 10 сентябрь 2018, 10:09