Якшәмбе, 16 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

22 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә автокаланың Җиңү паркында Татарстан Республикасының фин-угор халыкларының халык иҗаты фестивале узачак. Быел фестиваль дүртенче тапкыр уздырыла һәм оештыручылар билгеләп үткәнчә, аның форматы ел саен үзгәрә. Анда ТР территориясендә яшәүче фин-угор халкы: мордвалар, марилар, удмуртлар катнаша.

Фестиваль яңалыгы-традицион хуҗалыклар булмау. Алар урынына: Бал, Чәй, Чәчәк, Тәмле дип исемләнгән тематик урамнар оештырылачак. Һәр урамда халык һөнәрчелеге, көнкүреш товарлары күргәзмәләре һәм төрле мастер-класслар планлаштырылган. Быел әлеге чарада катнашырга 40тан артык декоратив-гамәли сәнгать осталары теләк белдерде. 

Моннан тыш, чарада үз кулларың белән пилмәннәр ясап карарга, шулай ук мари һәм мордва кухнясының традицион ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Чарада «Айкай» удмурт җырлыры фольклор театры һәм Мордовия Республикасының дәүләт ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы, шәһәр бюджеты һәм грант ярдәме белән уздырыла. 2016 елда бу проект «Татарстан Республикасының дәүләт-милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кертелде.

Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 11:05