Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 сентябрьдә «Казанда МАРШ – 2018» воркшопы архитекторлары “Нур”яшьләр үзәгендә булдылар.

Искәртеп үтәбез, 7-17 сентябрьдә архитекторлар социомәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендә, Татарстанның төрле шәһәрләрендә мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре һәм яшүсмерләр клубларының архитектура концепциясен эшләячәк.

Белгечләр командасы биредә яшәүчеләр белән танышы, шәһәрнең социомәдәни потенциалын өйрәнеп, проектлана торган объектның торышын бәяләде.Белгечләргә экскурсияне учреждение директоры Полина Трянина оештырды. Яшьләр үзәгенең үсеш концепциясе 17 сентябрьдә казанда тәкъдим ителәчәк.

Командада социаль объектларны проектлауда тәҗрибәләре булган остазлар – Россия һәм Халыкара архитектор-практиклар җитәкчелегендә эшлиячәкләр һәм Россия белән чит илләрдә тормышка ашырылган бик күп проектлар буенча эш итәчәкләр. Татарстан белгечләре белән объектларны яңадан төзү, архитектура-планлаштыру карарларын эшләү буенча үз тәҗрибәләрен Испания, Грузия, Франция, Армения экспертлары бүлешәчәк.

Дүшәмбе, 10 сентябрь 2018, 13:33