Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Ватан-Ана» мемориалы янында танкистлар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты: Яр Чаллы Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Комсомол һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Нәзифулла Гарипов, шәһәр Ветераннар советы рәисе Рафыйк Имайкин, танкист-ветераннар советы рәисе Әнәс Садыйков.

Тантананы Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов ачып җибәрде. Чара кысаларында танк гаскәрләре ветераннарына карата котлау сүзләре яңгырады, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары “мәңгелек ут”ка чәчәкләр куелды.

Дүшәмбе, 10 сентябрь 2018, 15:27