Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Әбиләребез курчаклары» дигән милли костюмлы курчаклар конкурсы игълан итте. Катнашучыларга үз куллары белән нинди дә булса халыкның милли киемен кидертеп, курчак әзерләргә кирәк. Курчакны теләсә кайсы материалдан эшләргә мөмкин. Конкурста 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле балалар катнаша ала. Кече яшьтәге катнашучылар ата-аналар белән берлектә иҗат ителгән эшләрне тәкъдим итә алалар. Җиңүчеләр өч номинация буенча билгеләнәчәк: «иң яхшы тарихлы курчак», «минем беренче уенчыгым» һәм «заманча курчак».

Иҗади эшләр 5 ноябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур., 16 нчы йорт адресы буенча кабул ителә.

Конкурс нигезнамәсе 

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 16:11