Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда Татарстанның хөкүмәт комиссиясе тагын өч потенциаль резидентның гаризаларын карады. Болар – «Кама-Трейд Татарстан» җаваплылыгы чикле җәмгыять, «Химресурс» җәмгыяте һәм «Стандарт» кою заводы. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 800 млн сум тәшкил итәчәк. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Алексей Песошин үз чыгышында хәбәр иткәнчә, алдагы утырышларда компанияләрдән кергән 24 гариза хупланды, аларның гомуми күләме – 25 млрд сум. Шуның 15 млрд сумы производстволар төзүгә кертелгән.

Сишәмбе, 11 сентябрь 2018, 12:07