Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан республикасында “Экстремизмга – юк” дип аталган ункөнлек уза. Шуның кысаларында Чаллы шәһәре мөселманнары арасында велойөреш үткәрелде. Ир-атлар 09:30 да “SunDale” пляжы янында җыелып “Нур-Ихлас” мәчетенә юл тотты. Катнашучылар өчен өч төрле ярыш һәм пылау әзерләнгән иде. Өйлә намазыннан соң велосипедчылар фигуралы йөртү, велотриал һәм “Bunny hop” ярышларында көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Шуны да әйтергә кирәк, катнашучыларның күпчелеге физик яктан әзерлексез булуга карамастан, ярышларда сынатмады. Фигуралы йөртүдә беренчелекне Айнур Гәрәев яулады, икенче урынга Нияз Газизов, өченче урынга Айгиз Мингалимов лаек булды.

Велотриал ярышында беренчелекне Азат Гатиятуллин, икенче һәм өченче урыннары Әмир Исламов һәм Айгиз Мингалимов яулады. “Bunny hoр” та исә җиңүчеләр булып Исмәгыйль Хаматов, Айнур Гәрәев һәм Әмир Исламов танылды.

Шул ук көнне Яр буе паркында “Нур-Ихлас” мәчетенә йөруче хатын-кызлар арасында велойөреш үткәрелде.

Сишәмбе, 11 сентябрь 2018, 13:37