Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда реконструкциядән соң 2нче "Комсомол" полиция бүлегенең ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы эчке эшләр Министры Артем Хохорин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм башкалар катнашты.

Биредә ремонт эшләре 2017 елның декабреннән быелның сентябренә кадәр барды. Ремонтны «Твой дом» төзелеш компаниясе башкарды. Объектның смета бәясе - 94 500 000 сумны тәшкил итә. Шул вакыт эчендә гомумтөзелеш һәм буяу эшләренең шактый күләме үтәлде, шул исәптән җылылык системасын,  канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштыру, вентиляция системаларын һәм янгын сигнализациясен монтажлау, гараж һәм полиция бүлегенең түбәләрен ябу һәм башкалар эшләнде.

Моннан кала, капиталь ремонт кысаларында дәүләт хезмәтләре һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары үтәлде, тәрәзә, балкон ишекләре, янгын-саклау сигнализацияләре алыштырылды, хәвеф сигнализациясе, турникетлар урнаштырылды.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, халыкның тынычлыгын, җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләре шәһәр өчен өстенлекле булды һәм булачак. Ул Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрына Чаллы гарнизонына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде: «Шәһәр җитәкчелеге алга таба да бар көчен матди-техник базаны ныгытуга юнәлдерер дип ышандырып әйтә алам. Без бу елны 13 җәмәгатьчелек тәртибен саклау пунктын ремонтларга дигән җаваплылык алдык. Эчке эшләр бүлегенең тагын берсен тәртипкә китерергә сүз бирдек. Без уртак эшкә җәлеп ителгән һәм хезмәт нәтиҗәләрен күрәбез. "Комсомол" эчке эшләр бүлеге коллективы да шулай ук бердәм булыр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип ышанам. Безнең берләшеп эшләүнең нәтиҗәсе – шәһәребезнең тынычлыгы булачак».

"Шәһәр аерым статуста эшли – алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре статусында. Эшебезгә Россия һәм чит ил инвесторларын җәлеп итәбез. Аларның һәркайсы беренче эш итеп җәмәгать тәртибен саклауга игътибар итә. Бу мөһим әйбер. Сез шәһәребезнең икътисади үсеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәсез. Шуңа күрә мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип йомгаклады Наил Мәһдиев.

Полиция бүлегенең хезмәт күрсәтү зонасында 116 000 кеше яши, шул исәптән шәхси секторда – 10 444 (бистә тибындагы барлыгы 7 торак массив).

Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 16:02