Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 нче «Комсомол» полиция бүлеге ачылудан соң, шәһәр мэры Наил Мәһдиев ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохоринга яңартылган һәм яңа төзелгән шәһәр объектларын күрсәтте.

Делегация беренче эш итеп бу елны гына капиталь ремонт ясалган ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр госпиталенә юл тотты.

Кунаклар хастаханә кабинетларын һәм палаталарны карап йөрде, министр аларның техник җиһазландырылуын югары бәяләде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, реконструкция кысаларында биредә туклану блогы ремонтланды һәм ашханә мәйданы киңәйтелде. Кунакларның игътибарын су белән дәвалану блогы җәлеп итте. Биредә су белән дәвалану терапиясе кулланыла: дәвалау ванналары һәм су асты массажы. Кайбер очракта мондый төр дәвалану операцияләрне алыштыра ала икән.

Аннан соң Артем Хохорин Наил Мәһдиев белән бергә 1 сентябрьдә тантаналы рәвештә ачылган Замелекесье бистәсендәге 39нчы мәктәпкә юнәлде.

ТР буенча Эчке эшләр министры кабинетлар, акт заллары, спорт залы һәм бассейннар белән танышты. Җитәкче белем бирү учреждениесендә турникетлардан үтү өчен пропусклар системасы кулланылуын билгеләп үтте.

Тормыш иминлеге нигезләре кабинетына аерым игътибар бирелде. Монда дәресләр өчен җиһазлар: автомат, гранаталар тәкъдим ителгән иде.

Аннан соң Артем Хохорин 1нче "Автозавод" полиция бүлегенең капиталь ремонт барышын бәяләде. Биредә узган елның декабреннән "Евростиль" компаниясе төзүчеләре капиталь ремонт үткәрәләр.

Төзүчеләр ремонт барышы белән таныштырдылар, шулай ук якын арада бинада лифт барлыкка киләчәген хәбәр иттеләр. Биредә гомуми төзелеш һәм буяу эшләре башкарылган, инженерлык системалары, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү системалары, идән, тәрәзә һәм ишекләр, янгын сигнализациясе алыштырылган.

Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 13:45