Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Мәктәп туклану" комбинаты буенча журналистлар һәм укучыларның әти-әниләре өчен эскурсия үткәрделәр. Чаллылыларның мәктәп укучылары туклануы өчен азык-төлек әзерләү технологиясе һәм процессы белән танышу мөмкинлеге булды. Әлеге инициатива әти-әниләр азык әзерләү сыйфатын бәяли алсын өчен, шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Мәктәп учреждениеләренә укучыларның төшке ашы әзер диярлек (туңдырылган хәлдә) китерелә. Ашханәдә аны пешекчеләр җиренә җиткереп пешереп бетерәләр.

Предприятие кунакларын актлар залында азык-төлек күргәзмәсе белән каршы алдылар. Аннары комбинатның барлык цехлары буенча экскурсия оештырылды. 

Әти-әниләр автоматлаштырылган линияләрнең ничек эшләвен карадылар. Мәсәлән, махсус технологияләр бер үк массада булган котлеталар җитештерергә мөмкинлек бирә. 

"Комбинат коллективының күпьеллык эш тәҗрибәсе укучыларны сыйфатлы һәм файдалы азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Моңа төгәл оештырылган контроль системасы хисабына ирешеп була. Бу – чимал кабул иткәндә, комбинатта продукция җитештергәндә һәм мәктәп ашханәсендә аш-су әзерләгәндә өч баскычлы контроль", - дип билгеләп үтте предприятие директоры Валентина Гусева.

Предприятие сменага 56 тоннага кадәр чимал эшкәртә. Продукция ике махсус физик-химик һәм бактериологик лабораторияләрдә җентекләп тикшерелә.

Терлекчелек продукциясе ит комбинатларыннан китерелә. Ветеринария табибы һәр итне тикшереп ала. Моннан тыш, ит продукциясе, балык, йомырка өстәмә контроль уза. Таләпләргә туры килмәгән очракта, алар кире кайтарыла.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, биредә заманча җиһазлар итне үзләре кисә-турый. Мәгариф учреждениеләренә әлеге продукция вакуумнарда китерелә. Бу пешекченең эшен бермә-бер җиңеләйтә.

Мәктәпкә китерелгән барлык туклану продукциясе СанПин таләпләренең югары стандартларына туры килә. Аларда май, тәмләткечләр, ясалма кушылмалар, буягычлар һәм консервантлар юк. 

Бу экскурсия барышында һәр ата-ана аш, салатлар, камыр ризыкларыннан авыз итеп, мәктәп туклануы буенча үз тәкъдимнәрен кертә алды.

18 сентябрь көнне шундый ук экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен оештырылачак.

Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 10:01