Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда социаль-икътисади үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссия утырышы булды. Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды.

Беренчесе – муниципаль милекне һәм җирләрне шәһәр бюджетын тулыландыру чыганагы буларак куллану нәтиҗәлелегенә кагыла. Башкарма комитетның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйзәтуллин хәбәр иткәнчә, муниципаль милектән нәтиҗәле файдалану максатыннан, шәһәр казнасының 4,7 мең кв.м күчемсез милек объекты һәм 961 км коммуналь инфраструктура объектлары арендага тапшырылган.

Ул билгеләп үткәнчә, идарә тарафыннан Башкарма комитет хезмәтләре белән берлектә, муниципаль милек хокукын алга таба теркәү һәм объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү өчен, хуҗасыз күчемсез мөлкәтне ачыклау буенча даими эш алып барыла. Моннан тыш, аукционнар үткәрү, реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә, шулай ук стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына ирешү өченкилешүләр төзү буенча эш алып барыла.

Ленар Гыйзәтуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елга җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсенең төп бурычы булып исәп-хисап һәм инвентаризацияләү буенча эшне дәвам итү тора: максатчан билгеләнеше буенча кулланылмаган яки хокукый документлардан башка файдаланыла торган буш җир кишәрлекләре, муниципаль милектән файдалануны контрольдә тотуны көчәйтү, хуҗасыз, буш күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү, керемен арттыру һәм башкалар.

Икенче тема булып 2016-2020 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасының үтәлеше каралды. Шул темага доклад белән архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илмир Исхаков чыгыш ясады. Ул программа шартлары буенча яшь гаилә торак сатып алуга социаль түләүләр рәвешендә дәүләт ярдәме ала алуы турында хәбәр итте. Социаль түләүләр балалары булмаган яшь гаиләләр өчен 30% күләмендә, бер бала һәм аннан күбрәк булган яшь гаиләләр өчен 35% күләмендә, шулай ук бер яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче тулы булмаган яшь гаиләләр өчен бирелә.

Программада катнашучы яшь гаилә түбәндәге шартларга туры килергә тиеш: Яр Чаллы шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлгән, (шул исәптән балаларны да кертеп) гомуми мәйданы гаиләнең бер әгъзасына 15 кв. метрдан ким булган, ир белән хатынның яше 35тән артмаган, яшь гаиләнең керемнәре яисә торакның исәпләнгән социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә, аның исәпләнгән бәясен түләү өчен җитәрлек күләмдә акча булуы исәпкә алына.

Программада катнашу өчен яшь гаиләләргә теркәлү урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Пәнҗешәмбе, 13 сентябрь 2018, 13:27