Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Әминә Таһир кызы Шәймәрданова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов җиткерде. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Олег Николаев һәм 38нче комплексның ТИҮ рәисе Фидия Минһаҗиева да кушылды.

Әминә Таһир кызы Әлмәт районы Беләш авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. Сугыштан соң мәктәпне тәмамлый һәм пенсиягә чыкканчы туган колхозында бригадир, аннары Әлмәт шәһәрендә кибет мөдире булып эшли. 2001 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә.

Әминә Шәймәрданова дүрт бала тәрбияләп үстергән, сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 13 сентябрь 2018, 15:28