Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 77 нче «Теремок» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 40 ел элек салынган бина, капиталь ремонттан соң үзенең ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, хакимият башлыгы урынбасары Флера Андреева, Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов катнаштылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, капиталь ремонт үткән башка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, әлеге бакча тулысынча шәһәр бюджеты хисабына ремонтланды. Республика программасында сигез балалар бакчасын ремонтлау планлаштырылган иде.

"Балалар бакчасын яхшы, заманча халәткә китерү өчен шәһәр бюджетыннан 52 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Бу бит гади сүзләр түгел, ә безнең уртак тырышлык белән башкарган реаль эшләр. Шәһәр ел саен тугыз-ун бакча ремонтлый. Әле дә бу традициягә тугры калдык. Акчаны шәһәр бюджетыннан экономияләдек, - дип билгеләде мэр.

Җирле хакимиятнең финанс ярдәме һәм төзүчеләрнең сыйфатлы эше нәтиҗәсендә иске бина күзгә күренеп үзгәрде, яңартылды. Биредә бинаны һәм инженерлык коммуникацияләрен капиталь ремонтлау эшләре башкарылды, яңа верандалар төзелде, территория, юллар төзекләндерелде, коймалар алыштырылды,яңа җиһазлар алынды. 

Ремонтлау генераль директор Айрат Нәбиев җитәкчелегендә «Спецпокрытие НЧ» подрядчы оешма тарафыннан башкарылды. Бинаны яңартырга узган елның ахырында керешкәннәр иде.

Учреждениенең беренче катында идәннәр җылытылган. 

Бассейнны төзекләндергән вакытта, аның стенасында булган элеккеге бизәкләрен саклап кала алганнар.

Кер юу, туклану блоклары яңа җиһазлардан балкып тора.


Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә шулай ук медицина блогы, бассейн, методик кабинет, психолог, туган телне өйрәнү кабинетлары, музыка һәм спорт заллары бар. 

Уңайлы шартлар тудырылган әлеге бакчага 256 бала йөриячәк.

Пәнҗешәмбе, 13 сентябрь 2018, 16:08