Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең барлык югары һәм урта махсус уку йортларында сентябрь ахырына кадәр коррупциянең зыяны турында лекцияләр уза. Беренче курста белем алучы ике меңнән артык студентка ришвәтчелек, аңа ничек каршы торырга, мондый очракларда үзеңне ничек тотарга, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Татарстан Республикасында “Бирмәскә – алмаска” проекты эшли. Чаллыда әлеге проектны тормышка ашыру буенча коррупциягә каршы комиссия Шәһәр студентлар советы белән берлектә эш итә. Ел дәвамында шуның кысаларында шәһәрдә “Коррупциягә юк дип әйт”, “Тикшерү алып барыла” квестлары оештырыла һәм ришвәтчелеккә тискәре караш формалаштыручы төрле конкурслар үткәрелә.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 08:00