Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Традиция буенча көз көне шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә яңа иҗат сезоны ачыла. Шуның кысаларында чаллылылар өчен бәйрәм  программалары әзерләнгән. Бәйрәм чаралары “Кызыл тау” мәдәният үзәгендә, “КАМАЗ” мәдәният сараенда, “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында, “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә, “Энергетик” мәдәният сараенда оештырылачак. Шулай ук Орган залы, курчак, татар драма театры, “Мастеровые” театрлары да көзге сезонын ачып җибәрә.

 "Энергетик" мәдәният сарае быел 45 нче юбилей сезонын ача. 22 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә мәдәният сараеның зур залында "Барыгызга да – исәнмесез диябез..." дип исемләнгән чара узачак. Концерт программасы башланыр алдыннан беренче каттагы фойеда күргәзмә оештырылачак, анда тамашачылар мәдәният сарае коллективларының казанышлары белән таныша алачак. Зур зал фойесында кунакларны аниматорлар һәм күпләргә таныш әкият персонажлары каршы алачак.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 09:09