Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Россия Балалары-2018» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы уза. Аның кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты студентлары белән очраштылар. Алар беренче курста укучылар белән наркотик матдәләр куллануның зыяны турында һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хокук бозулар турында әңгәмә кордылар.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы үсмерләр тарафыннан наркотик матдәләр куллану яки аларны куллануга тарту фактлары, яшүсмерләрне җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук наркотикның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02, «02», «112» хезмәтләре һәм «Ышаныч» телефонына 291-20-02 хәбәр итүне сорый.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 09:38