Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда “Заман” яшьләр үзәгенең “Башлап килүче эшмәкәрләр ассоциациясе” клубы белән “Социаль ярминкә”дә катнашучылар арасында эшлекле очрашу узды.

Чарада Шәһәр Башкарма комитетның социаль планлаштыру бүлеге башлыгы Елена Воронина, «Перспектива» ресурслар үзәге директоры Гөлнар Шаһиева, Тукай районының кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлек буенча координация советы рәисе Янина Дремуха, «Заман» яшьләр үзәгенең башлап килүче эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчесе Динара Захарова катнашты.

Елена Воронина барлык катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, нәтиҗәле эш, бизнес-берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган оешмаларга проектлар өстендә эшләүдә һәм башка структуралар белән алга таба үзара хезмәттәшлек итүдә уңышлар теләде.

«Перспектива» ресурс үзәге директоры Гөлнар Шаһиева узган Социаль ярминкәләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул барлыгы сигез Социаль ярминкә һәм 2019 елның көзендә бер Республика хәйрия фестивале уздырылуы турында хәбәр итте.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 10:42