Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күчемсез милек порталы аналитиклары Domofond.ru Россия шәһәрләренең иминлегенә тикшерү ясадылар. Анда 60 меңнән артык респондент катнашты, җаваплар 1дән 10 шкаласына кадәр бәяләнде.

“Мин имин районда яшим һәм тәүлекнең караңгы вакытында өйгә кайтудан курыкмыйм” соравын бәяләгәндә 1- "тулысынча кәнәгать түгел", ә 10 – "тулысынча кәнәгать" дигәнне белдерә.  Сораштыруга Россиянең 150 шәһәрендә яшәүчеләр җәлеп ителде. Нәтиҗәләр буенча Яр Чаллы рейтингның 13нче урынын били.  

 2 нче «Комсомол» полиция бүлегенең тантаналы ачылышы вакытында шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, халыкның тынычлыгын, җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләре шәһәр өчен өстенлекле булды һәм булачак.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 14:03