Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча ведомствоара комиссиясе шәһәребез предприятиеләрдә түбән дәрәҗәдәге хезмәт хакы түләү сәбәпләрен ачыклау буенча эшен дәвам итте. Бүген комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган 42 предприятие җитәкчесе чыгыш ясады. Аларга хезмәт хакын минималь куллану бюджеты күләменә кадәр  арттырырга (ул 2018 елның II кварталыннан 14 985  сум) тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакының күләме аена 11 163 сум тәшкил итә.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 14:31