Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 сентябрьдән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр шәһәрнең өч мәйданчыгында: Комсомол районында – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Автозавод районында – Ипподром территориясендә, Үзәк районында – «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә алып барылачак.

Республиканың һәр муниципаль районы билгеләнгән территориядә сәүдә итәчәк. Актаныш, Минзәлә, Менделеевск районнары җитештерүчеләре һәм фермерлары Ипподромда урнашачак. Ярминкә мәйданнарының «Строитель» стадионында Тукай һәм Сарман районнары, «Южный» агросәнгәть паркында – Мөслим һәм Әгерҗе районнары сатучылары сәүдә итәчәк.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 15:29