Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, «Китап иленә сәяхәт» дип исемләнгән бердәм мәдәният дәресе узды. 22нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, «Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәният дөньясы» электрон презентациясе ярдәмендә, Мәдәни көндәлек битләре буйлап әкият герое белән бергә виртуаль сәяхәт ясадылар.

Балалар Яр Чаллы һәм Казан шәһәренең тарихи һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары, Болгар һәм Свияжскның борынгы корылмалары белән таныштылар. Яшь китап сөючеләр үзләре яшәгән шәһәр һәм республика башкаласында урнашкан музей, театр, һәйкәлләр һәм китапханәләр турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Мавыктыргыч сәяхәт ахырында аларга истәлекле урыннарны, күңелле чараларны теркәп бару өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.

Китапханә хезмәткәрләре аларны ничек дөрес итеп тутыру турында сөйләделәр һәм китапханәгә ешрак килергә өндәделәр.

Җомга, 14 сентябрь 2018, 15:50