Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең яр буе паркында «Татарстан кроссы-2018» республика массакүләм ярышлары узды. Стартка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән, гомуми белем бирү мәктәпләреннән, урта махсус һәм югары уку йортларыннан, шулай ук шәһәрнең хезмәт коллективлары арасыннан 40100 кеше катнашты.

"Бүген Спорт һәм йөгерү бәйрәме, аңа бик күп катнашучылар җыелды. Мин катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә уку йортлары, спорт оешмалары җитәкчеләре, тренерлар һәм физкультура укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Барыгызга да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телим», – дип Шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов ярышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Ярышта катнашучыларга Россиянең атказанган спорт мастеры, җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова да уңышлар теләде. Җиңел атлетика ярышлары яр буе паркы мәйданында узды, анда 35 судья эшләде.

Яшь категориясе буенча җиңүчеләрне һәм призерларны физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Роман Насрединов, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова бүләкләде. 1 һәм 4 км дистанциягә йөгерү буенча 1 нче һәм 3 нче урыннарны алган катнашучылар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле затлар һәм ветераннар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

2009 елгы һәм аннан кечкенәрәк кызлар арасында 1 км дистанциядә:

1 урында – Софья Константинова (4нче мәктәп),

2 урында – Арина Ивкина (60 нчы мәктәп),

3 урында – Мәрьям Заһитова (2нче мәктәп).

2009 елгы малайлар һәм аннан кечерәкләр арасында 1 км дистанциядә:

1 урында – Влад Симдяшкин (59 нчы мәктәп),

2 урында – Андрей Назаров (20нче мәктәп),

3 урында – Әмирхан Рахманов (4 нче мәктәп).

1999 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында 1 км дистанциядә:

1 урында – Гүзәлия Заһидуллина (КФУ),

2 урында – Алена Храмова (49 нчы мәктәп),

3 урында – Алия Чемборисова (1нче мәктәп).

1999 елгы егетләр һәм аннан кечерәкләр арасында:

1 урында – Һадиев Искәндәр (КИУ, 12 нче балалар һәм үсмерләр олимпия резервы мәктәбе),

2 урында – Владимир Кузьмин (57нче балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы махсуслашкан спорт мәктәбе),

3 урында – Артем Никифоров (50 нче мәктәп)

1998 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 1 км дистанциягә йөгерү буенча:

1 урында – Вероника Ляхова (“Яр Чаллы” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе),

2 урында – Дарья Мейсне ("Яр Чаллы” спорт мәктәбе),

3 урында – Ольга Салынова (71нче балалар бакчасы)

1998 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында 1 км дистанциягә йөгерү буенча:

1 урында – Азат Тәхауов (“Динамо"),

2 урында – Булат Исаев (КФУ),

3 урында – Самат Газизов (56 нчы янгын бүлеге)

1998 елгы һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында 4 км дистанциядә:

1 урында – Гөлнара Галкина-Сәмитова ("Яр Чаллы”),

2 урында – Рамилә Вәлиева (“Яр Чаллы электр челтәрләре”),

3 урында – Татьяна Иванова.

1998 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында 4 км дистанциягә йөгерү буенча:

1 урында – Азат Тәхауов (“Динамо”),

2 урында – Булат Исаев (КФУ Яр Чаллы институты),

3 урында – Константин Пермин ("Яр Чаллы” спорт мәктәбе).

1999 елгы һәм аннан кечерәк кызлар 4 км дистанциядә:

1 урында – Алисә Ибашова (КФУ),

2 урында – Камилла Сираева (КФУ),

3 урында – Диана Нургалиева (12 нче балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы мәктәбе).

1999 елгы егетләр һәм аннан кечерәкләр 4 км дистанциядә:

1 урында – Искәндәр Һадиев (“Динамо”),

2 урында – Евгений Акимичев ("Яр Чаллы”),

3 урында – Рамил Мөхетдинов (12 нче балалар һәм яшүсмерләр олимпия резервы мәктәбе).

Физик мөмкинлекләре чикләнгән ир-егетләр 1 км дистанциядә:

1 урында – Андрей Бояршинов,

2 урында –Ренат Фәйзуллин,

3 урында – Сергей Круглов.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында 1 км дистанциядә:

1 урында – Гөлназ Гильмутдинова,

2 урында – Энҗе Мөрсәгыйтова,

3 урында– Августа Беляева.

Хатын-кызлар – ветеран спортчылар 1 км дистанциядә:

1 урында – Людмила Романовская (50 нче ЖЭК),

2 урында – Сания Әхмәдиева (Пенсионерлар берлеге),

3 урында – Лидия Севрюкова (Пенсионерлар берлеге).

Ир-ат ветеран спортчылар арасында 1км дистанциясендә:

1 урында – Юрий Фирстов (Пенсионерлар берлеге),

2 урында – Григорий Ландышев (Пенсионерлар берлеге),

3 урын - (Пенсионерлар берлеге).

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 10:54