Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районындагы Яр буе паркында В. Д. Поташов исемендәге Техник көллият студентлары, «Орион» яшьләр үзәге, 23,40 нчы мәктәп укучылары һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре тарафыннан урман-парк зонасы территориясен чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды. Барлыгы 32 кубометр көнкүреш калдыклары җыелды һәм чыгарылды. «Илне генераль җыештыру» экологик акциясендә «Боровецкий, «Сосновый бор» ТИҮ, Гомумроссия халык фронты катнашты. Уртак тырышлык белән Ясминовая һәм Залесный (Боровецкий урманы) урамнары арасындагы территорияләрне чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды.

Комсомол районында чүп-чарны җыю мәктәп укучылары, “Жилкомсервис” идарәче компаниясе, «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре катнашында узды. Ул 9 нчы мәктәп териториясеннән алып, Суар бистәсенә кадәр җыештырылды. Үзәк районда 38 комплекс каршындагы Ф. Табеев исемендәге яр буе территориясендә җыештыру чаралары оештырылды.

Бүген өмәгә шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә кушылды.  Башкарма комитет аппараты, идарә һәм район администрацияләре вәкилләре Җиңүгә 40 ел, Һади Такташ һәм Татарстан урамнарын чистарту, газоннарны рәткә китерү эшләрендә катнаштылар.

Шәһәр территориясен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча чараларда барлыгы 1500дән артык кеше катнашты.

Шимбә, 15 сентябрь 2018, 14:40