Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар: 

– Комсомол районында - «Төзүче» стадионы каршындагы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда,

– Автозавод районында - Ипподром территориясендә;

– Үзәк районда - «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшләде.

Бүген ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов карап йөрде.

Шәһәргә барлыгы 7,8 млн. сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кертелде, 131 сәүдә урыны оештырылды.

Ярминкә мәйданнарында Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чирмешән районнары авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкә мәйданчыкларында Кама аръягы зонасында урнашкан товар җитештерүчеләр актив катнашты. Киләсе ярминкәләр 22 сентябрьдә узачак.

Шимбә, 15 сентябрь 2018, 17:20