Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда төп студентлар оешмасы конференциясе узды. Анда Яр Чаллы дәүләт педагогия унивеситеты, Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технологик институты, КФУның Яр Чаллы институты һәм Шәһәр студентлар советыннан 36 студент катнашты.

Делегацияне Шәһәр студентлар советы рәисе,  ТИСБИ студенты Давид Арушанян җитәкләде. Лига президенты постына өч кеше тәкъдим ителде: Азат Кашапов – КФУ магистратурасы студенты; Руфат Кыямов – КФУ магистратурасы студенты; Александр Увакин – КДЭУ магистратурасы студенты.

Претендентлар Татарстан студентлары белән эшләү стратегиясен тәкъдим итте һәм залда утыручылар алдында чыгыш ясады.

Сайлау нәтиҗәләре буенча Руфат Кыямов 258 тавыш җыеп җиңүгә иреште. Азат Кашапов- 94 тавыш, Александр Увакин 46 тавыш  җыйды. Яңа Президент – Руфат Кыямов КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистранты, 2018 елда "КФУның ел студенты” премиясе җиңүчесе, иҗтимагый эшчәнлектә тәҗрибәсе зур. 

Якшәмбе, 16 сентябрь 2018, 09:46