Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының Сидоровка поселогында "Чиста бит" экологик хәрәкәте район администрациясе ярдәме белән "Чиста уеннар" дигән экологик квест оештырды. Чарада катнашучылар чүп-чарны аралап һәрберсен аерым төс белән билгеләнгән капчыкларга җыйдылар. Шуның өчен баллар өстәлде.

Экологик уенда 80 кеше катнашты, шул исәптән "КАМАЗ" яшьләр советы волонтерлары, 9нчы мәктәп укучылары, район халкы. Чара кысаларында 15 капчык катнаш чүп-чар, 14 капчык пыяла, 9 капчык металл һәм 33 капчык пластик җыелды.

Җыелган икенчел чимал "Проминдустрия" компаниясенә эшкәртүгә тапшырылачак.

Якшәмбе, 16 сентябрь 2018, 10:09