Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда студентлар арасында картинг буенча икенче шәһәр турниры узды. Анда икенче ел рәттән Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты тиңү яулады. Бу юлы беренчелеккә – Евгений Коренчук лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны КФУның Яр Чаллы институты студентлары Александр Нужин һәм Кәрим Кадыйров яуладылар.

Ярышларны ачу тантанасында «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, «Африка рейс» раллиендә җиңүче Антон Шибалов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Жанна Хәлиуллина, Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков һәм башкалар катнашты.

Ярышларның финал өлешендә шәһәрнең уку йортларыннан һәм оешмаларыннан  барлыгы 18 студент (алар арасында өч кыз бар) катнашты. Иң элек катнашучылар квалификация турын, сайлап алу турын, ярымфинал һәм финал уздылар. Җиңүчеләрне иң яхшы вакытка өч узыш нәтиҗәсе буенча билгеләделәр.

Ярышларда җиңүчегә «КАМАЗ-Мастер» командасының йөк машинасының тест-драйвында катнашу өчен сертификат һәм башка бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш барлык призерлар да медальләр һәм кубоклар, шулай ук кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. 

Якшәмбе, 16 сентябрь 2018, 10:28