Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк районында «Чиста уеннар» экологик акциясе үтте. Активлык күрсәткән өчен призлар, пикник һәм яхшы музыка астында оештырылган чара, Яңа шәһәрнең яр буеннан ерак түгел узды. Ике сәгать эчендә катнашучылар бер тонна чүп җыйдылар.

«Чиста уеннар» чарасын мәртәбәле кунаклар:  Шәһәр Советы депутаты, «ПромИндустрия» компаниясе җитәкчесе Николай Атласов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин ачып җибәрде.

Ярыш шартлары буенча чарада катнашучылар калдыкларны аерым җыю буенча ярышты. Һәр чүп-чар төре өчен аерым баллар каралган. Сигез капчык пыяла, ике капчык металл, тугыз капчык пластик һәм биш шина җыйган Чаллы картиналар галереясы командасы иң күп балларга ия булды. Икенче урында «Татэнергосбыт» компаниясенең Чаллы бүлекчәсе командасы, өченче урында 11нче мәктәп командасы булды. Җиңүчеләр проектның спонсорларыннан һәм партнерларыннан призлар алды. Башка катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 08:38