Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Метроның «мәдәни-мәгариф платформасы үзенең 4 еллыгын билгеләп үтә.  Чара «Метрострой» лозунгы астында узды. «Метро» платформасына еш килүчеләр ачык кинотеатр өчен агач утыргычлар һәм кинотеатр өчен экран ясадылар.

Элек Яңа шәһәрнең 9 нчы комплексында урнашкан «Метро» мәдәни-мәгариф платформасының “Нур” яшьләр үзәге бинасына күченүе шәһәр хөкүмәте ярдәме белән башкарылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тырышлыгы белән әлеге платформа бүлмәләре өчен капиталь ремонтка республика бюджетыннан 13 млн сум күләмендә, шул ук максатлар өчен шәһәр бюджетыннан өстәмә 5 млн сумнан артык акча бүленде. Хәзер аның якын-тирә территориясе рәткә китерелә.

Чара кысаларында коймаклар пешерү һәм алардан авыз итү өчен махсус территория булдырылды.

Чара фильм карау белән тәмамланды. Киләсе айда «Метро" мәдәни-мәгариф платформасын рәсми рәвештә ачу планлаштырыла.

Фотоларны Андрей Веретенников  тәкъдим итте.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 11:46