Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда шәһәрнең төрле оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче яшьләр командалары арасында Престиж Кубогына интеллектуаль уеннар сезоны старт ала.

Уенның төп максаты – эшләүче яшьләрнең интеллектуаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

Интеллектуаль чемпионатның беренче уены 19 сентябрь көнне «Чикаго» кафесында узачак. Гадәттәгечә, ул «Фаворит» уены формасында оештырылачак: командаларга минималь күләмдә әзер җавапларны кулланып, сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Оештыручылар 35 яшькәчә булган шәһәрнең оешма, предприятие һәм учреждениеләрендә эшләүче яшь кешеләрне чарада катнашырга чакыралар. Команда составында - алты кеше: бер капитан һәм биш уенчы.

Уеннар ай саен сентябрьдән майга кадәр оештырылачак.

Престиж Кубогында катнашу өчен гаризалар әлеге электрон адреска кабул ителә:oorm16@gmail.com.

Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70 («Заман» ЯҮ).

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 10:38