Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Диалог” үзәгендә “Яшьләр арасында наркотикларны профилактикалау проблемалары: ведомствоара хезмәттәшлек юллары" темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.

"Бүгенге көндә наркотикларны профилактикалау яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.  Ул формаль була алмый: профилактикалау системасының барлык органнарын да кертеп, үз эшчәнлеген планлаштыруга җитдилек белән карарга кирәк һәм монда яшьләр белән аралашуның аеруча нәтиҗәле булачак ысулларын сайлау зарур”, – дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Алмаз Ягъфәров.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Ренат Тәхаветдинов наркотик кулланучының тышкы  билгеләре, үз-үзен ничек тотуы турында сөйләде. Наркотиклар кулланган һәм тараткан өчен нинди җаваплылык каралганын искәртеп үтте.

 Наркотиклар тарату факты буенча мәгълүматны “Ышаныч” телефонына: 37-90-09 шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 11:15