Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 сентябрьне Россия Пенсия Фонды тарафыннан Бердәм пенсия грамоталылыгы көне буларак игълан ителде. Бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре дәресләре узачак.

Шәһәр Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 9-11 сыйныф укучыларына пенсия хокукларының ничек формалашуы һәм аларның ни белән бәйле, СНИЛС карточкасы ни өчен кирәк булуы, яшьтән үк булачак пенсияңне кайгыртырга кирәклеге һәм «ак хезмәт хакы» алуның мөһимлеге турында сөйләячәкләр.

Бердәм пенсия грамотлылыгы көне яшьләр арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирәчәк, ул ел ахырына кадәр дәвам итә. Яшьләр өчен ачык ишекләр көне, экскурсияләр, факультатив дәресләр үткәреләчәк.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 09:03