Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Ивановна Омельянчук 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан һәмшәхсән үз исеменнән  котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Надежда Ивановна Курск өлкәсе Корневский авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли, окоп казуда катнаша. 1955 елда Василий Демьянович Омелянчук белән гаилә корып җибәрә һәм гаиләсе белән бергә Хабаровск краена күченә. Яр Чаллыга алар 1989 елда Яр Чаллыга күченәләр. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерә, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Надежда Ивановна тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 15:00