Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада “Экстремизмга – юк!" декадасына багышланган чаралар тәмамланды. Укучылар, студентлар һәм аларның әти-әниләре экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән лекцияләр һәм төрле акцияләргә кушылдылар. Чараларда меңнән артык кеше катнашты.

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә студентлар өчен үткәрелгән лекцияләрнең берсе яшьләрне Интернет челтәрендә радикаль төркемнәргә җәлеп итү проблемасына багышланган иде.

Моннан тыш, шәһәрдә «Офицер патруле» яшүсмерләр-яшьләр арасында хокук бозуларны һәм экстремизмны кисәтү буенча рейдлар узды. Анда «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә халык иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәрдә саклау чаралары оештырдылар.

26нчы гимназиянең сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары әти-әниләре өчен дә лекцияләр үткәрелде. Өлкәннәр яшүсмерләрне криминаль һәм радикаль яшьләр төркемнәренә җәлеп итү билгеләре, үсмерләрнең психологик үзенчәлекләре һәм профилактика чаралары белән таныштылар.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 14:49