Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаучы яшь белгечләр  Яр Чаллы һәм Кама аръягы балаларына ярдәм күрсәтүче "Кама балалар медицина үзәге"ндә булдылар. Педиатрия һәм дәвалау факультетларын тәмамлаучылар клиниканың мөмкинлекләре һәм бирегә белгечләр кирәк булуы турында мәгълүмат алдылар.

Аларга кабул итү бүлмәсе, перинаталь үзәк, консультатив хастаханә буенча экскурсия оештырылды, сорауларга җаваплар бирелде, шулай ук алга таба үзара хезмәттәшлек өчен элемтәләр җайга салынды.

Моннан тыш, Казан дәүләт медицина университеты студентлары Мәләкәс аръягы микрорайоны территориясендә Кама балалар медицина үзәге оештырган сәламәт яшәү рәвеше буенча акциядә катнаштылар.

Волонтерлар балаларга һәм өлкәннәргә иммунитетны арттыру һәм гриппка каршы прививка мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 15:16