Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Безнең Чаллы" мәдәни-агарту интернет-проекты, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, мәдәният идарәсе "Безнең Чаллының иң яхшы урыннары" дигән шәһәр фотоконкурсы игълан итте.

Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Ул ике номинация буенча үткәрелә: “Шәһәрнең иң яхшы фотосурәте” һәм “Тамашачы мәхәббәте призы". Конкурска автор төшергән фото һәм ул фотосурәт турында кыскача белешмә тәкъдим ителә. Фотосурәт фотоаппарат, теләсә кайсы смартфон яки башка җайланма ярдәмендә дә ясалырга мөмкин. Фотоларны 30 октябрьгә кадәр җибәрү зарур.

Конкурс нигезнамәсе

Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 08:33