Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гренада паркының «Экстрим-парк» мәйданында «ЭкоКөз» шәһәр экологик фестивале булып узды. Чара кысаларында «Яшүсмер» үзәге, «Россия сукырлар җәмгыяте» Яр Чаллы филиалы һәм шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Мәйданда шәһәр оешмаларының күргәзмә-презентацияләре эшләде. Төрле юнәлештә эшләүче мастер-класслар кунакларда зур кызыксыну уятты.

«Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «ЭкоДесант» шәһәр экологик квест-уенын үткәрде. Командалар сигез станция буенча ярышты. Биремнәр спорт, интеллектуаль һәм иҗади форматта булды. Квест-викторина аша укучылар ТР флора һәм фаунасы өлкәсендәге белемнәрен ныгыта алды.

Чарада катнашучылар Чаллыда парклар, скверлар, спорт белән шөгыльләнү өчен стадионнарның һәм ял зоналарының кайда урнашуы турындагы күзаллауларын киңәйтә алдылар. Уенда барлыгы 11 команда катнашты. Клублар арасында 1 урынны «Вега» командасы яулады, 2 урынга «Романтика», 3 урынга «Заря»командандалары чыкты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга иганәчеләрдән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 17 сентябрь 2018, 16:53