Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 сентябрь көнне “Заман” яшьләр үзәгендә «Батарейка» гитара җырлары фестивале узачак. Анда катнашу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге иҗади яшьләр чакырыла: теләсә кайсы жанрда гитаралы музыка солистлары һәм башкаручылары (авторлык, эстрада, романслар, ишегалды җырлары һәм башкалар).

18 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән олырак катнашучылар конкурстан тыш катнаша ала. Жюри җиңүчеләрне «ялгыз башкаручы», «дуэт һәм ансамбльләр», «Яр Чаллы шәһәренә багышланган җыр авторы һәм башкаручы» номинацияләре буенча  бәялиячәк. «Батарейка» яшьләр гитарасы фестивалендә катнашырга теләге булганнар гаризаларны 18 сентябрьгә әлеге электрон адреска юллый ала: oorm16@gmail.com.

Элемтә өчен телефон: 89631231751.


Җомга, 21 сентябрь 2018, 09:53