Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү кагыйдәләре үзгәрмәде. Бу хакта Яр Чаллы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов хәбәр итте. Ул эшләүче пенсионерларның пенсиягә чыкканнан соң алынмаган барлык индексацияләрдән мәхрүм калачагы турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Шулай ук ул индексация тәртибе турында да аңлатып үтте: "Әгәр гражданин эшеннән декабрь аенда китсә, гыйнвардан ул индексацияләнгән яңа пенсия күләмен алачак. Әгәр ул эшеннән гыйнварда китә калса, аңа 1 февральдән индексация ясала. Бу айлар өчен акчаны өч ай эчендә түләячәкләр. Чөнки безгә мәгълүматлар соңга калып килә. Әгәр кеше июнь аенда эштән киткән икән, предприятие аның өчен июль аенда хисап тота, ул июль хисабында әле эшләүче буларак санала. Әгәр предприятие хисапны августта җибәрә икән, ул эшләми дип саналачак. Димәк, сентябрь аенда без аның пенсиясен индексациялибез, октябрьдә бу гражданин тиешле акчаларны өстәмә рәвештә алачак".

Сишәмбе, 18 сентябрь 2018, 15:16