Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 17 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көндә башкарылган эшләр 90%ны тәшкил итә. Территорияне төзекләндерү, бер тукталыш павильоны урнаштыру һәм яктырту эшләре генә калды. Бу хакта транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов хәбәр итте.

Контрактның суммасы – 77 млн сум. Ремонт эшләре кысаларында юл катламы алыштырылган, урам буенча койма, бордюрлар урнаштырылган, тукталыш павильоннары яңартылган. Биредә эшләрне 8 октябрьдә төгәлләү планлаштырыла.

“Җәяүлеләр юлы һәм аеру полосаларына борылышлар, киртәләр ясау үз нәтиҗәләрен бирде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендә юл һәлакәтләренең 30%ка кимүе күзәтелде. Әлеге чаралар шәһәр урамнарында үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр”, – дип билгеләп үтте ул.

Һади Такташ урамында ремонт «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 20 сентябрь 2018, 08:08