Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсына һәм «1000 идея» программасына гаризалар бирү дәвам итә.

9 номинация, дистәләгән акчалата премия, 2 млн.сум күләмендә грант белән финанслау, бизнес өлкәсендәге иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, проектны тәҗрибәле Россия инвесторлары һәм экспертларына тәкъдим итү мөмкинлеге алу – болар барысы да конкурс кысаларында оештырыла.

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Экспертлар советы эшләрнең иң яхшыларын сайлап алачак. Анда идеяләре булган һәм инновацияле киләчәкнең бер өлеше булырга омтылган һәр кеше катнаша ала. Конкурста катнашу шартлары һәм җиңүчеләр турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була.

Якшәмбе, 7 октябрь 2018, 16:29