Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Социаль ярминкә, коммерцияле булмаган оешмалар бизнес белән хезмәттәшлек итүче чара буларак, Яр Чаллы шәһәрендә 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла.  

2017 елда Татарстан Президенты катнашында узган  коммерцияле булмаган оешмалар форумы йомгаклары буенча, әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре исемлегенә кертелде һәм 2018 елдан «Социаль ярминкә» бөтен республика территориясендә үткәрелә башлады. Бу хакта матбугат конференциясендә «Перспектива» ресурс үзәге директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гөлнара Шаһиева сөйләде.

«Социаль ярминкә» - коммерцияле булмаган оешмалар үз хезмәтләрен һәм проектларын тәкъдим итә торган мәйданчык, ә бизнес-партнерлар аларга ярдәм күрсәтә: «Быел чараның форматы үзгәрде. Сентябрь-октябрь айларында, йомгаклау чарасына әзерлек кысаларында, «Социаль ярминкәдә» катнашу максатыннан сайлап алынган проектлар буенча бизнес-партнерлар белән сигез очрашу планлаштырылган, – дип билгеләп үтте Гөлнара Шаһиева.

Очрашулар һәр чәршәмбе көнне сәүдә-сәнәгать палатасы базасында уза, анда төрле эшмәкәрләр чакырыла. Лекцияләр һәм сайлап алу турын үткән катнашучылар, үз проектларын тәкъдим итә алачак.  

Мондый очрашулар кысаларында хезмәттәшлек формалары билгеләнә һәм билгеле бер килешүләр төзелә.

Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 10:53