Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Барлык спорт сөюче, актив һәм җитез чаллыларны төрле каршылыкларны узара, кыюлык, уйлап табучанлык, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтеп, үз көчеңне сынап карарга чакыралар. 22 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Гренада паркы территориясендә «Турист Х» шәһәр спорт туристлык беренчелеге узачак.

Ярышларда «Яшүсмер» яшүсмерләр-үсмерләр клубы һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләре командалары катнаша. Һәр команда составында дүртешәр кеше, 12-15 һәм 16-18 яшь категориясендә катнаша ала.

Программада: командаларны теркәү, ачылу тантанасы, иҗади һәм спорт биремнәре, парк территориясе буйлап команда белән ориентлашу, экстремаль һәм туристлык спорт төрләре буенча командалар беренчелеге, самокатларда ярышу һәм башкалар каралган. Гаризалар 21 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Командаларны теркәү 22 сентябрьдә 14:45 тә башлана.

Җомга, 21 сентябрь 2018, 13:21